28 яшьлек хатын-кыз кечкенә улын һәм кызын үтерергә теләгән
Сүз кечкенә малай һәм аның сеңлесе турында барачак, аларны дөньядагы иң якын кеше – әниләре үтерә яза.
Тикшерү версиясе буенча, Хабаровскта яшәүче хатын-кыз улына кирәкле ризык бирмәгән, кызын үтерергә теләгән.
28 яшьлек А. – ятимә. Балалар йортыннан чыккач, ул урамда кала (аңа бирелгән торак белән ни булганы билгесез). Хатын-кыз тулай торак һәм арендалы фатирларда гомер итә, әмма яшәү өчен түләми.
2019 елда А. бер егеткә гашыйк була һәм аларның уллары туа. Әмма сөйгәне өйләнгән булып чыга һәм чит илгә китеп бара. Нарасые белән хатын-кыз ялгыз кала.
Сабый билгеләнгән вакыттан алданрак туа, бик зәгыйф була. Анага бала тудыру йортыннан чыккан вакытта барлык киңәшләр бирелә, балага махсус диета языла һәм педиатрга, башка белгечләргә барырга кушыла. Ләкин тикшерүчеләр 11 айлык баланың тиешенчә тукланмавын ачыклый. А. сүзләренчә, смесь алырга акча булмый, аның каравы, акчалар ролл һәм чипсларга табыла. Аларны бала күкрәк яшеннән үк татып карый. Анасы улын табибларга да алып бармый, педиатрларны да өйгә дә кертми. 11 ай тулгач, ул малайны балалар йортында калдыра.
2021 елда А. икенче баласын – кыз баланы таба. Аның атасы хәзерге вакытта колониядә утыра. Туганда кызчыкның да авырлыгы җитми. 1,5 ай аны хастаханәдә дәвалыйлар. 1 ай 22 көндә әнисе белән яшәгән вакытта нарасый скелетка әверелә. Анасы аңа кибеттән алынган сыер сөтенә су кушып ашата. Анысы да гел эләкми. Тикшерүчеләр ачыклаганча, А. 3 айлык баланы өйдә ялгызын калдырып чыгып китә, табибларга күрсәтми, өстәвенә, битенә йодрык белән суга.
Ниндидер могҗиза белән А.ның фатирына эләккән педиатр чаң кага, ашыгыч ярдәм чакырта һәм кызчыкны хастахәнәгә озата.
Шушы вакытта хокук саклау органнары да балаларның коточкыч тормышы турында белеп ала. Хатын-кызга карата өч маддә буенча җинаять эше кузгатыла: улына килгәндә, А. аны сәламәтлеккә уртача зыян салуда һәм балигъ булмаган ата-ананы тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәүдә гаепләнә, кызына килгәндә, хабаровчанка баланы үтерергә омтылуда гаепләнә.
Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, А. кызын фильм карарга комачаулаган өчен кыйный. Сәер туклану да тикмәгә генә булмый: «Мин аның үзе үлүен теләдем», – дип белдерә хатын-кыз. А. кызны буып үтерү омтылышы турында да сөйли, ләкин присяжныйлар моңа дәлилләр тапмый.
"Суд гомуми режимлы төзәтү колониясендә ун ел иректән мәхрүм итү рәвешендәге гаепләү җәзасы билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде ", – дип хәбәр итә Анастасия Головина, Хабаровск шәһәре Индустриаль районы прокурорының өлкән ярдәмчесе.
«КП»дан тәрҗемә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев