Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

28 яшьлек ир бетономешалка аркасында бармакларсыз калган

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 962 чакыру килгән.

Шуларның 616ысы – шәһәрдән, 346ысы районнан булган. 394 кешене госпитализацияләгәннәр: 290ы – шәһәрдән, 104е – районнан.

Осиновоның Юдинская урамында эшләп торган «бетономешалка»га кулын тыккан 28 яшьлек ир янына чакыру булган. Бармаклары өлешчә ампутацияләнгән ирне травматология бүлегенә китергәннәр.

Гайдар урамында 3нче каттан егылып төшеп, бот сөяген сындырган 39 яшьлек исерек ир янына чакыру булган. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.

Васильевоның Киров урамында биеклектән егылып төшеп, умыртка сөяген сындырган 33 яшьлек иргә медицина ярдәме күрсәтелгән. Аны травматологиягә китергәннәр.

Васильевоның Школьная урамында балтырын эт тешләгән 44 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны дәваханәгә алып килгәннәр.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев