28 апрель көненә һава тоышы
Татарстанда көчле җил һәм салкыннар көтелә!
Фото: "ЯҮ" архивы
Бүген, 28 апрельдә, республикада һава торышы тагын начарланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре кисәтә.
Явым-төшем: Төнлә һәм көндез яңгыр һәм җепшек кар явачак.
Җил: Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исүче җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Кичке сәгать 18:00дән 21:00гә кадәр кайбер районнарда җилнең көче секундына 26 метрга кадәр җитәчәк!
Һава температурасы: Төнлә республикада 0…+3 градуска кадәр суытачак. Көндез һава +5…+10 градуска кадәр (башкалада +5…+7) генә җылыначак.
Көчле җил вакытында игътибарлы булыгыз! Тәрәзәләрне яхшылап ябыгыз, урамда агачлар, реклама щитлары һәм электр линияләре янында басып тормагыз. Юлларда да саклык чараларын күрегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев