Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

26нчы балалар бакчасында татар телен беләләрме? (Фоторепортаж)

Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар татарча беләме? Ничек кенә әле! Татар милләтеннән булмасалар да, авыз тутырып, җавап бирәләр.

26нчы балалар бакчасында ана телебезне югары дәрәҗәдә укытулары "Уңыш бәйрәме"ндә бик яхшы күренде. Бәләкәчләрнең белемен сынарга, бәйрәм итәргә дип 14нче лицейның татар төркемендә укучылар да килгән иде. Алар төрле уеннар, табышмаклар аша сабыйларның татар телен ничек оста белүләрен тикшерде. Татар теле укытучысы Эльмира апалары Гариповага кунаклар алдында кызарырга туры килмәде.

- Милли белем бирү билгеләнгән бер план буенча бара һәм балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә тору төп бурычларның берсе ул. Чөнки без барыбыз да бер уртак эшне башкарабыз. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедә башланган укытуны мәктәп дәвам итә бит, - дип сөйли 14нче лицейның милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Ләйлә Исмәгыйлева.

Алия Гаязова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев