Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

26 февральдә Яшел Үзән халкын һәм кунакларын “Мирный день” чарасына чакыралар!

Бәйрәм, уникаль табигать һәм нарат урманлыгы янында урнашкан Алтынов скверында узачак.

Бәйрәм кунакларын кышкы актив уеннар көтә: скандинав йөреше, мәктәп укучылары һәм аларның гаиләләре өчен турнирлар, ә тагын бау буенча төшү - Zip Line.

 

Дүрт аяклы дусларның уникаль тамашасын һәм шәһәрнең баш агрономы белән архитекторлар экскурсиясе дә кызыклы булачак. Бәйрәм азагында – концерт.

 

 Бәйрәм Яшел Үзән районының Башкарма комитеты тарафыннан җирле этләр үрчетү клубы, «Идел» инвалидларын социаль тернәкләндерү республика үзәге, Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты, creeptone media продюсерлык компаниясе һәм URBANTAR оешмасы белән берлектә кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр бөтенроссия конкурсында катнашу кысаларында оештырыла.

 

 
«Мирный день» 
 26 февраль, 11.00 - 13.00
Алтынов скверы, Яшел Үзән шәһәре

 Конкурс турында: Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсы 2018 елдан бирле уздырыла. 4 ел эчендә Татарстаннан 32 гариза бирүче җиңүче булды һәм федераль грант алды, ә Татарстан буенча 26 объект инде гамәлгә ашырылды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев