Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

25 сентябрьдә Яшел Үзән мөхтәсибәте Идел елгасының яр буе зонасыннан чүп-чар җыю буенча эко-акция үткәрде

Чарада теләге булган һәркем катнаша ала иде.

Яңгырларга карамастан, акциядә катнашучылар 24 капчык чүп-чар җыйды. Моннан тыш, бөтен чүп-чар пыяла, пластик, тимер һәм кәгазь төрле капчыкларга аерым җыелды!

Чара ахырында барысы да тәмлүшкәләр куелган бер өстәл артына җыелды. Шулай ук, акциядә катнашкан өчен, балаларга күңел бүләге - канцтоварлар тапшырылды. Мондый экологик акцияләр аеруча балалар катнашында үткәрелүенә без бик шат. Чөнки мондый чараларда катнашучылар әйләнә-тирә табигатьне һәрвакыт саклаячак. Сүз сөйләү генә аз, безнең тирәдәге дөньяны менә шундый гамәлләр үзгәртә!

Безнең максат - әйләнә-тирә мохитне пычрату проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм волонтерлар эшен оештыру. Чара "Яшел Үзәннең файдалы кешеләре" инициатив төркеме белән берлектә һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге ярдәмендә үткәрелде!

 

Фотолар Зеленодольск Life телеграм каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев