Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

25 октябрьдә гражданнар өчен Социаль фонд бүлегенең ишекләре ачык булачак

Һәр айның соңгы шимбәсе – кабул итү көне

Мондый көннәр айның һәр соңгы шимбәсендә даими рәвештә оештырыла.

     «Безнең бурыч –  хезмәтләрне мөмкин кадәр кулай итү. Өстәмә кабул итү көннәре  гражданнарга үз мәсьәләләрен ашыкмыйча хәл итәргә һәм уңайлы вакытта консультация алырга ярдәм итә. Бу көнне республика халкы барлык  хезмәтлрә буенча  мөрәҗәгать итә алачак: пенсияне рәсмиләштерү яки яңадан исәпләү, социаль түләүләргә һәм пособиеләргә гариза бирү, ана (гаилә) капиталын рәсмиләштерү һәм башкалар», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән һәм Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдә гражданнарны кабул итү 9:00дән 15:00гә кадәр алып барылачак, башка клиент хезмәтләрендә – 9:00дән 12:00гә кадәр. Мөрәҗәгать иткәндә гражданнарга үзләре белән паспорт һәм тиешле хезмәтләр алу хокукын раслый торган документлар йөртү тәкъдим ителә. Өстәмә кабул итү көннәре эш көннәрендә клиент хезмәтенә йөри алмаучылар өчен аеруча уңайлы. Клиент хезмәтләренең адреслары һәм эш графигы турындагы актуаль мәгълүмат Россия Социаль фондының рәсми сайтында бастырылган.

        Социаль ярдәм чаралары, хезмәтләр һәм түләүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны  СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм-канал  рәсми аккаунтларда табарга була.

        Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев