Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

25 мең умарта корты аркасында өйдә бикләнергә мәҗбүр булганнар

Бөҗәкләр ишегалдында балалар батутында урнашырга карар кылган.

Британиянең Көньяк Йоркшир графлыгында Барнсли шәһәреннән 50 яшьлек Мэтью Грайс һәм 47 яшьлек Сара Кеннард, арткы ишегалдында балалар батуты эчендә урнашырга карар кылган бал кортлары аркасында бер тәүлек өйдән чыга алмый.

"Паровоз кебек гөрләп торган гигант кара болыт"ны күргәндә Мэтью кызы белән өйдә була. Өйләре өстендә бераз әйләнгәләп алгач, бал кортлары батут эченә кереп чума һәм анда җайлап кына урнаша. Сара эштән кайткач, иренең сөйләгәннәренә гаҗәпкә кала, чөнки ул бернинди бал кортларын да очратмый.

Кызыксынып, хатын “яңа күршеләрен” карарга була һәм бер уңайдан берничә фото да ясый, дип яза Metro.

Аны күргәннәре шаккатыра, гаилә өйдән чыкмаска һәм белгечләргә шалтыратырга карар кыла. Махсус хезмәт аларга икенче көнне генә килә ала. Ул кортларны һөнәри умартачыларга бирү өчен җыеп ала. Белгеч сүзләренә караганда, умартада кимендә 25 мең баш корт булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев