25 яшькә хәтле бала тапкан хатын-кызларга 100 мең түләргә җыеналар
Россия Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче баласын тапкан өчен 100 мең түләргә тәкъдим итте.
Алдарак Дәүләт Думасының минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турында закон проекты кабул итүе турында хәбәр ителгән иде.
«Иртә, факт буенча үз вакытында бала тапкан өчен өстәмә пособиеләр түләргә кирәк. 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче баласын тапкан өчен 100әр мең түләүне яхшы һәм дөрес инициатива дип саныйм», – дип әйтә депутат.
Аның сүзләренчә, әлеге ярдәмне Самара өлкәсендә керткәннәр.
Алдарак Дәүләт Думасының минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турында закон проекты кабул итүе турында хәбәр ителгән иде. Киләсе елның гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы 22 440 сум булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев