Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«25 ел яшәгәч, аерылышу чигенә җиттек…» (киңәш кирәк)

25 ел узгач, мәхәббәт хисләре югаламы?! Әллә мәхәббәт бөтенләй булмаганмы? Бу язма белән ир-егет «ВКонтакте» социаль челтәренең бер төркемендә бүлешкән.

«25 ел яшәгәч, хатыным белән аерылышу чигенә җиттек — хатыным судка гариза илтеп бирде. Мин, янәсе, эчкече. Эчмим, дип әйтмим, ләкин эштән калганым юк. Себердә эшлим, аемны тутырып кайтам да аннары берничә көн ял итеп алам. Ну бит мин акча алып кайтам! Аз түгел! Ярар, аерылышсаң – аерылышарсың, дидем, барыбер миңа ачык чырай күрсәткәне булмады.

Шулай беркөнне, азрак ачуны басыйм дип, район үзәгендә кибеткә кергән идем, бер хатын белән таныштым. Сөйләшеп киттек. Бер тапкыр да кияүгә чыкмаган. Ошап куйды, очраша башладык. Хәзер менә бергә яшибез. Ачык үзе, елмаеп кына тора. Хатын-кыз шундый булырга тиеш икән бит ул, егетләр! Тик монда да каршылык килеп чыкты — хатын гаризасын кире барып алган. Хәзер аптырадым инде.

Балалар инде олы, икесе дә Уфада укый. Әниләренең аерылышам диюе белән дә килешкәннәр иде. Әллә, хатын каршы булса да, аерылышыргамы икән соң? Киңәш бирегез әле», – дип язган ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аерыл