Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

25 ел элек ике оныгын үтергән әби кеше табылган

Өлкән яшьтәге хатын гомерен рәшәткә артында уздырмагае.

1999 елның 18 сентябрендә Иркутскида булган хәл бөтенләй көтелмәгәнчә тәмамлана. Оныкларын үтерүдә шикләнелүче Татьяна Гончарова (барлык исемнәр дә үзгәртелде. – Ред.), 25 ел узгач, Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлегенә паспортның югалуы турында гариза тапшырырга килә. Ул вакытка барлык мәгълүматлар буенча Гончарова инде күптән үлгән саналган, аны беркем дә эзләмәгән.

...Күп еллар элек Гончарованың кызы – 29 яшьлек Алла, фатирына кайтып кергәч үк, өйдә ничектер балалар тавышы килмәүгә игътибар итә. Үзе эштә булганда, аның ике яшьлек улы белән кечкенә дүрт айлык кызын әнисе Татьяна караган. Ишектән кергәч, хатын шундук ниндидер коточкыч хәл булуын аңлап ала. Өйдәге бөтен әйберләр таралып ята, җиһазлар асты-өскә килгән. Бүлмәдән бүлмәгә йөгереп, ул балаларын эзли башлый. Бер бүлмәдә улының гәүдәсенә тап була.

Чакыру буенча килгән милиция хезмәткәрләре шунда ук үтерү факты булуын ачыклый. Төп шикләнелүче баланың әбисе була. Ачыкланганча, аңарда психик авыру була һәм ул табибларга йөргән. Шул ук вакытта Алла беркайчан да балаларын аның белән калдырырга курыкмаган, аныңча, әбиләре оныкларына берничек тә зыян китерә алмый.

53 яшьлек әби кеше белән дүрт айлык оныкны исә эзләргә керешәләр. Икенче көнне тикшерүчеләр көн яктысында җинаять шартларын яңадан өйрәнү өчен кабат шул фатирга киләләр. Эзләнә торгач, юылмаган кер өеме арасында икенче баланың да гәүдәсе табыла.

Тикшерүчеләр психик яктан сәламәт булмаган хатын шәһәр буйлап кына йөридер, каядыр еракка китә алмый дип уйлыйлар. Берничә көн эчендә милиция тасвирламага туры килгән якынча 50 хатын-кызны тикшерә. Әмма Татьяна Гончаровның үзен таба алмыйлар. Нәтиҗәдә тикшерүчеләр ул үз-үзенә кул салган дигән фикергә килеп, гәүдәсен эзләргә керешәләр. Тик һаман да бернинди нәтиҗә булмый.

Соңрак гаиләнең якыннары, фатирны җыештырган вакытта, киселгән чәч салынган целлофан пакет табалар. Ул үтерүченең чәченә бик охшаган була. Барысы да үтерүне ул җентекләп планлаштырган һәм үзенең тышкы кыяфәтен үзгәртеп, детективның бөтен кагыйдәләре буенча юкка чыккан, дип саныйлар. Туганнары да моңа бик гаҗәпләнә.

Татьянаның кайдалыгы озак вакыт билгесез булып кала. Җинаятьтән соң ун ел узгач, шикләнелүченең кызы табылган гәүдәләренең берсендә әнисен танып ала, һәм шуның белән җинаять эше ябыла. Ул вакытта үтерүче рәсми рәвештә үлгән дип табыла.

Һәм менә 2024 елның сентябрендә ул кинәт миграция мәсьәләләре бүлегенә эләгә. Аның чынлап та Гончарова булуын тикшеренүләр дә, генетик материал да раслый. Хәзер аңа 78 яшь, һәм бу вакыт эчендә аның нәрсә белән шөгыльләнүе зур табышмак. Кырым ярымутравына ул ничек килеп чыккан? Монысы ачыкланачак. Тикшерү комитеты аны Иркутскига җибәргән, аны анда хөкем итәчәкләр, чөнки мондый очракларда җинаятьнең күптән булуы исәпкә алынмый.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев