Республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә
25 декабрьдән республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул 2025 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Бу чорда пиротехник эшләнмәләр куллану буенча чикләүләр кертелә. Мәсәлән, торак йортлардан, торак-коммуналь хуҗалык объектларыннан, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күпләп була торган объектлардан 30 метрга кадәр ераклыкта фейерверклар һәм салют җибәрү тыела.
Кагыйдә бозган өчен, махсус янгынга каршы режим шартларында, 2 тапкырга диярлек арта торган административ штраф яный. Гражданнар өчен штраф 10 меңнән 20 мең сумга кадәр каралган!
Пиротехниканы эшләтеп җибәрү өчен махсус мәйданчыклар билгеләнде, Яшел Үзәндә ул традицион рәвештә – Мәйдан районы.
Яшел Үзән буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре халыкны аеруча игътибарлы, сак булырга һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә чакыра. Бәйрәм хәвефсез һәм бәла-казаларсыз узсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев