21 яшьлек кыз 2 атналык баласын сатып җибәрергә теләгән
Мәскәүдә яшәүче яшь ананың планнарын хокук саклау органнары боза.
«Сделка» 14 февральгә каршы төнгә билгеләнгән. Бер фатирда узарга тиеш булган. Нибары 2 атналык баласын ана кеше 1000 долларга (90 мең сум) сатарга теләгән. Хокук саклау органнары бу «сату» турында алдан белеп алган һәм сатып алучы буларак барганнар. Шулай итеп, бала сатучыларны тоткарлаганнар.
Табиблар баланы тикшергән, аның белән бар да яхшы, дип яза «База» телеграм-каналы.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев