Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

21-28 июль йолдызлар фаразы тәкъдим итәбез

Кучкар (21 март – 20 апрель) Йорт эшләре белән шөгыльләнегез - бу сезгә тирән канәгатьләнү китерәчәк, кирәкмәгән уйларгыздан арынырга ярдәм итәчәк.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Сез вакыйгалар чылбырыннан ычкынган кебек булачаксыз. Булган хәлләр сезгә кагылмаячак, сезгә бары тик читтән күзәтеп торучы ролен генә башкарырга туры киләчәк.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Атна сезнең өчен бик нәтиҗәле булырга мөмкин. Тик бер шарт бар: һич кенә дә кәефегезне төшермәгез, күңел күтәренкелеген саклагыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Сезне ниндидер авантюрага өндәргә теләп килгән һәркемгә бусагадан «юк» дип әйтергә әзер булыгыз. Күңелегездәге бәйрәм хисен бозарга беркемгә юл куймагыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) Изге ниятләрдән чыгып, кеше өчен берни дә эшләмәгез. Таякның юан башы үзегезгә төшәргә мөмкин, аннан аның нәтиҗәләрен бик озак ачыкларга туры килүе ихтимал.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Бөтен нәрсәне акыл белән эш итсәгез, эшләрегез майлаган кебек барыр. Ләкин диңгез - тездән, таулар - җилкәдән, дип бар нәрсәгә кул селтәсәгез, уңыш һәм бәхетне өркетүегез бар.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Сез теләсә нәрсә эшләргә әзер, тик үз эшегез белән шөгыльләнергә генә түгел. Кемгә дә булса проблемаларын хәл итәргә ярдәм итегез, икенче бер көнне ул сезнекен хәл итәр.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Сезнең ике сайлау мөмкинлегегез бар: я сез барып чыкмаган максатларыгыз өчен үзегезне кызганып елап утырасыз, я яңа мөмкинлекләр эзлисез. Сезгә күбрәк кайсы ошый?

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Сезнең фикерегез беркемне дә кызыксындырмаячак, шуңа күрә аны үзегездә калдыруыгыз яхшырак. Аны әйтер вакыт әле киләчәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Әгәр теләсәгез, стена аша да үтә аласыз, иң мөһиме - үз-үзегезгә ышану. Максатларыгызга ирешүдә бернинди дә киртәләр дә юк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Бәлки, сез дөрес объект сайламагансыздыр? Проблема сезнең нәрсәне дә булса дөрес эшләмәвегездә түгел, ә көчегезне дөрес юнәлешкә җибәрмәүдә.

Балык (19 февраль – 20 март) Вакыйгаларга җентекле анализ ясагыз. Тыныч кына утырып уйласагыз, үзегез белергә тиешле нәрсәләрнең барысын да ачыкларсыз.

 

Чыганак: Подслушано татарлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев