Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

2026 елда Татарстанда кемнәр машина йөртү таныклыгын алыштырырга тиеш?

Мшина йөртү таныклыгының гамәл итү мөддәте ун ел тәшкил итә. Бу мөддәт тәмамлангач, документ яраксызга әйләнә, шуңа күра автомобиль хуҗаларына штрафлардан һәм башка административ нәтиҗәләрдән саклану өчен яңа таныклык алу турында алдан кайгыртырга кирәк.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

2026 елда машина йөртү таныклыгын алыштыру 2016 елда алган кешеләргә кирәк булачак. Нәкъ менә шушы чорда законда билгеләнгән унъеллык гамәл мөддәте тәмамлана.

Шулай ук элек гамәлдә булган автомат озайту чарасын кулланган машина йөртүчеләргә дә яңа таныклык рәсмиләштерергә туры киләчәк. Сүз 2023 елда гамәл мөддәте тәмамланган таныклыклар турында бара. Кабул ителгән карар аркасында мондый документлар тагын өч ел дәвамында яраклы булып калды, ләкин 2026 елда аларның хуҗалары алыштыру процедурасын узарга тиеш.

Искәртеп узабыз: автомат озайту 2022 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр гамәл мөддәте тәмамланган йөртү таныклыкларына карата кулланылган. Алар өчен документның гамәле ведомстволарга мөрәҗәгать итмичә өч елга озайтылган иде.

Яңа йөртү таныклыгы алу, шулай ук, хуҗасының шәхси мәгълүматлары үзгәргән очракта, документны алыштыру өчен медицина нигезләре булганда, шулай ук югалтканда, зарарланганда яки аннан алга таба файдалану мөмкин булмаганда да кирәк булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев