2025/2026 елгы уку елына мәктәп каникуллары графигы билгеле булды
Мәгариф министрлыгы 2025/2026 уку елына мәктәп каникуллары графигын формалаштырды.
Укучылар 1 сентябрьдән 26 майга кадәр укыячак. Шул ук вакытта каникуллар 7 көннән дә ким булмаган вакыт дәвам итәргә тиеш.
Укулар чирекләр аша уза торган мәктәпләр өчен каникулларны түбәндәге даталарда үткәрергә тәкъдим ителде:
- 2025 елның 25 октябреннән 2 ноябренә кадәр;
- 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр;
- 28 марттан алып 5 апрельгә кадәр;
- 27 майдан 2026 елның 31 августына кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев