2025 елда Россиядә хокук тәртибенә кагылышлы кайбер кануннарга яңалыклар һәм үзгәрешләр кертелде
Шуларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Нәтиҗә ясау һәркемнең үз эше, әмма андый-мондый хәл яисә җаваплылык килеп туса, белмәгән-ишетмәгән идек дип, акланырга туры килмәсен. Безнең тормыш хәзер бик тиз үзгәрә, законнар да.
1. Террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга халыкны өндәүләр өчен җаваплылык.
Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 13.37нче маддәсе белән аудиовизуаль сервис хуҗасы тарафыннан террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга гавами чакырулар булган мәгълүматны, террорчылыкны аклый торган материалларны яисә экстремистик эшчәнлекне гамәлгә ашырырга чакыра, йә мондый эшчәнлекне аклый торган материалларны тараткан өчен җаваплылык каралган.
Гражданнарга – 50дән 100 мең сумга, вазифаи затларга – 200дән 400 мең сумга, юридик затларга 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр административ штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.
Әлеге маддәдә каралган административ хокук бозулар турындагы эшләрне элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек функцияләрен башкаручы органнар карый.
2. Төнге вакытта эшләгән өчен хезмәт хакын арттыруның минималь күләме яңартыла
2025 елның 1 сентябреннән РФ Хөкүмәтенең 2025 елның 4 апрелендәге 436нчы карары үз көченә керә, ул төнге вакытта эшләгән өчен түләүнең минималь күләмен раслый.
Төнлә эшләгән өчен хезмәт хакының минималь күләме (22дән 6 сәгатькә кадәр) һәр сәгать өчен тариф ставкасының (окладның) 20 процентын тәшкил итә.
3. Түләүсез дарулар белән тәэмин итү нормативы билгеләнде
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 18 апрелендәге «Табиб рецептлары буенча медицина ярдәме стандартлары нигезендә медицина кулланылышы өчен дару препаратлары, медицина әйберләре, шулай ук инвалид балаларны махсус продуктлар белән тәэмин итү буенча дәүләт социаль ярдәмен алучы бер гражданга айга финанс чыгымнары нормативын билгеләү турында»гы 509нчы карары нигезендә ташламага ия булучыларның 2025 елда бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы ала торган сумманы билгеләде.
1 февральдән ул аена 1 326,4 сум тәшкил итә (элек – 1 211,3 сум).
4. Россиядә РФ Кораллы көчләрен санкцияләргә һәм дискредитацияләүгә чакырган өчен җәзалар катгыйлана
«Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексына һәм Җинаять-процессуаль кодексының 31нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» 2025 елның 21 апрелендәге 90-ФЗ номерлы закон белән РФ Кораллы көчләрен дискредитацияләгән өчен, Россиягә, аның гражданнарына яки юридик затларга каршы санкцияләргә чакырган, шулай ук илдә тәкъдим ителмәгән Халыкара оешмаларның карарларын үтәүдә катнашкан өчен җәзаны катгыйландыручы төзәтмәләр кертелде.
Аерым алганда, табыш алу ниятеннән яки ялланып илгә каршы санкцияләр кертүгә чакырулар өчен 500 мең сумга кадәр штраф белән бергә 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Шул ук мотивларда РФ Кораллы көчләрен дискредитацияләгән өчен 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Шундый ук җәза Россия катнашмаган Халыкара оешмаларның карарларын үтәүдә ярдәм күрсәтү өчен дә булачак. Барлык очракларда да мөлкәтне конфискацияләү кулланылырга мөмкин.
5.Югары уку йортларына шул ук профиль буенча укырга керүче көллият тәмамлаучылар БДИ тапшырудан азат ителә
«Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы 2025 елның 21 мартындагы 85-ФЗ Федераль законның 70нче маддәсенә үзгәрешләр кертелә.
Абитуриентны югары уку йортына, әгәр аның көллияттә яки техникумда уку профиле югары уку йортында бакалавриат яки специалитет программалары профиленә туры килә икән, керү сынаулары нәтиҗәләре буенча гына алачаклар.
Шулай ук, үзгәрешләр нигезендә югары белемле затларны бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул итү, керү сынаулары нәтиҗәләре буенча үткәреләчәк, аларның формасын һәм исемлеген югары уку йорты билгеләячәк.
Федераль канун 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
6. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 16нчы маддәсенә үзгәрешләр кертелде
Өстәмә товарларны (эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне) аерым түләүгә сату бары тик кулланучы ризалыгы белән генә башкарыла һәм ул язма рәвештә рәсмиләштерелергә тиеш.
Төп шартнамә төзелгәнче аерым түләү өчен кулланучыга өстәмә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) тагу тыела.
Кулланучының өстәмә товарлар сатып алуга ризалыгы турында автомат тамга кую яисә кулланучы өчен аның ризалыгын белдерү рөхсәт ителми.
Фото: архив ИА «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев