2024 елның декабрендә машина йөртүчеләрне мөһим үзгәрешләр көтә
«Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең Техник Регламенты нигезендә, кышкы чорда (декабрь, гыйнвар, февраль) М1 һәм N1 категорияле транспорт чаралары (тулы массасы 3,5 тоннадан артмаган җиңел һәм йөк автомобильләре) кышкы шиннар белән җиһазландырылырга тиеш.
Кертелгән төзәтмәләр нигезендә, 2024 елда РФ Административ хокук бозулар кодексы 12.5нче маддәсенең 1нче өлеше буенча 500 сум күләмендә штраф M1 һәм N1 категорияле транспорт чаралары кышкы чорда ярашлы шиннар белән комплектланмаган, җәйге чорда (июнь, июль, август), киресенчә, кышкы шиннар белән комплектланган булса яный.
Мондый тыю декабрьдән февральгә кадәр гамәлдә булуын исәпкә алып, җәйге резинада йөрүчеләргә штрафларны закон буенча 2024 елның 1 декабреннән үк сала башларга мөмкиннәр. Шулай итеп, 2024 елның 1 декабренә кадәр закон таләпләре нигезендә машинаны кышкы чорга әзерләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев