2022 елның мартыннан балконнардан файдалануның яңа кагыйдәләре үз көченә керә
1 марттан, йорт планы буенча каралмаган очракта, балкон яки лоджияне пыяла белән тышлаган өчен махсус рөхсәт таләп ителә.
Әгәр дә барысын да мөстәкыйль рәвештә, рөхсәтсез генә эшләсә, 5 мең сум штраф һәм үз хисабыңа демонтажлау зарур.
Юристлар шәрехләп узганча, әгәр фатирлардагы үзгәрешләр яңа кагыйдәләр үз көченә кергәнче ясалса, алар законлаштырылган инде. Тик фатир эчендәге ремонт 1 марттан соң яңа шартлар буенча барырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев