Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш

2022 елгы Олимпиада турында

Уеннарның рәсми талисманы, нигәдер космонавтны хәтерләтүче, Бин Дуньдунь исемле панда. Ул миһербанлыкны, нык спорт рухын һәм кытайларның кунакчыллыгын символлаштыра. Панда битендәге төрле төстәге боҗралар Пекинның яңа боз һәм кар ареналарын аңлата.

Олимпия медальләренең тышкы кыяфәте 5300 ел элек эшләнгән нефрит асма бизәкләрен хәтерләтә. Аларны Кытайның Аньхой провинциясе территориясендә тапканнар. Аның алгы ягында Олимпия эмблемасы урнаштырылган. Медальнең арткы ягында - Олимпиада-2022 эмблемасы һәм борынгы йолдызлар карталары үрнәгендә, олимпиаданың тәртип номеры булган 24 кече планеталар  орбитасы. Алар үзләрендә йолдызлы күк йөзе, кеше һәм табигать гармониясен берләштерә. Гомумән, монда кытай философиясе.

 

 Пекинда "куык"ларда яшәүче Россия спортчылары һәм тренерлары көн саен 1800 сум «командировочный» акча ала һәм бушлай туклана. Аккредитацияләре Олимпия авылларында тукланырга мөмкинлек бирмәгән делегация әгъзаларына тәүлегенә 5100 сум бүлеп бирелгән.

 

 Россия спортчылары, Пекинда Олимпия уеннарында уңышлы казанышларга ирешкән очракта, зур акчалата премияләр алачак. Әйтик, алтын медаль өчен Россия Олимпия комитеты спортчыга 4 миллион сум, көмеш - 2,5 миллион, бронза өчен 1,7 миллион сум түләячәк.

 

Мисал өчен шуны билгеләп үтәбез, АКШта Олимпия чемпионы 37,5 мең доллар (якынча өч миллион сум) күләмендә бүләк алачак.

 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев