Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2021 елның 26 ноябрендә халыкка бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2021 елның 26 ноябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне үткәрелә.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чараны дистанцион форматта (телефон элемтәсе аша гражданнарга консультация бирү), республика районнарында һәм шәһәрләрендә эш көне дәвамында 8:00 дән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 дән 16:30 сәгатькә кадәр), консультантларның сменалы составы белән, төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла.

Казан шәһәрендә түләүсез юридик ярдәмне түбәндәге телефон номерлары буенча алырга мөмкин:

  • 8-800-201-16-00;
  • WhatsApp: 8 (987) 205-00-63;
  • (843) 238-10-00.


Яшел Үзән шәһәрендә иҗтимагый кабул итүләр Норкин урамы, 3нче йорт адресы буенча үткәрелә, җитәкчесе Кадникова Эльза Ринат кызы: (84371) 4-22-52.
Халыкка юридик ярдәм күрсәтәчәк:

  • Пенсия фонды белгече Ихсанова Лилия Фәрит кызы - 8:00-09:30;
  • Яшел Үзән нотариаль округы нотариусы Кучмистая Любовь Ивановна - 11:00-12:30;
  • «ТР БТИ» АҖнең Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Пахмутова Елена Юрьевна - 12:30-14:00;
  • Адвокат Гладких Андрей Генрихович -14:00 - 15:30.


Халыкка түләүсез юридик ярдәм РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, ТР Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасы Техник инвентаризация бюросы» АҖ, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Конституция суды, ТР Юстиция министрлыгы, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары тарафыннан күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев