Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2021 елда Татарстанда балалар бакчалары төзелерме?

Татарстанда 2021 елда балалар бакчалары төзүне дәвам итәчәкләр. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

 Татарстанда 2021 елда «Демография» милли проекты буенча 2290 урынга 13 балалар бакчасы төзүне планлаштыралар. Аларда ясле төркемнәр дә каралачак.

"66 төркемне үзгәртү исәбенә шулай ук урыннар булдырабыз. Шулай итеп, балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә яңа урыннар барлыкка киләчәк. Бу интенсив төзелеш барган микрорайоннарга кагыла ", - дип хәбәр итте министр.

Аның сүзләренә караганда, ниһаять, 18нче номерлы татар гимназиясе язмышы хәл ителгән, ул инде укырга теләүчеләрнең барысын да сыйдыра алмый. Гимназиянең проект куәте янкорма төзү хисабына артачак. «Бу сорауны әллә кайчан күтәрделәр, ләкин ахырына җиткерә алмадылар. 2021 елда янкорманы төзү буенча проектлау планлаштырыла ", - дип ачыклык кертте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Хәдиуллин 2020 елда җиде мәктәп һәм мәгариф учреждениеләренә ике янкорма тапшырылуын билгеләп үтте. Яңа мәктәпләр Казанда, Алабугада, Чистайда, Әлмәттә һәм тагын берничә авыл районында барлыкка килде.

Моннан тыш, Татарстанда мәктәпләр төзү тәҗрибәсе белән Россиянең башка төбәкләре дә кызыксынды. «Безнең мәктәп проекты 1224 урынга тулаем ил буенча кызыксыну уята. Безгә бик күп мөрәҗәгатьләр килә, губернаторлар, мәгариф идарәләре башлыклары, мәктәпләр төзелеше тәҗрибәсен өйрәнү өчен министрлар килә. Бездә бассейннар, спорт заллары, дәрестән тыш эшчәнлек өчен киңлекләр булган бик яхшы мәктәпләр бар, барлык шартлар да тудырылган ", - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев