2020. Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле дуслар!
«Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән, киләсе Яңа 2020 ел белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Яңа ел һәрвакытта да, барыбызны – гаиләләрне, якыннарыбызны, дусларны, хезмәт коллективларын берләштерүче иң якты һәм иң яраткан бәйрәм булды һәм шулай булып кала. Бу вакытта без бергәләшеп нәтиҗәләр ясыйбыз, матур вакыйгаларны искә төшерәбез, киләчәккә планнар корабыз. Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, традицион: «Яңа ел белән! Яңа бәхет белән!» – дигән котлау сүзләре бик гади, әмма киң мәгънәле. Без аларны үзгә хисләр белән әйтәбез һәм әлбәттә, әлеге сүзләргә һәркем үз мәгънәсен, үзенең яшерен хыялларын һәм өметләрен сала. Бәхет турында бердәм күзаллау да бар. Ул – тыныч тормыш, якыннарыбызның сәламәтлеге һәм яхшы тормышы, гаиләләрдә дуслык, балалар елмаюы, үзебезнең шәхси уңышларыбыз, шатлык, җиңүләр һәм шуның белән бергә, бу – шәһәребез, республикабыз һәм илебез җиңүе һәм уңышлары.
Узып баручы 2019 ел, үсеш өчен яңа таләпләр куюга һәм яңа мөмкинлекләр тәкъдим итүче вакыйгаларга бай булды. Тормышта бернәрсә дә эзсез югалмый, һәрбер яшәлгән ел безгә тәҗрибә, зирәклек, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә яңа казанышлар бирә. Иң мөһиме – һәрвакытта да үзеңә һәм көчеңә ышанырга кирәк. Шул вакытта, бергәләшеп барлык максатларыбызны гамәлгә ашыра, тормышыбызны яхшырак һәм кызыклырак итә, ә яраткан илебезне – көчле һәм чәчәк атучан итә алачакбыз.
Яңа 2020 ел барлык өметләрегезне акласын, һәрбер йортка муллык, аңлашу, бәхет һәм киләсе көнгә ышаныч алып килсен! Кадерле якташлар, ихлас күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык, матур тормыш, миһербанлык телибез! Яңа ел белән!
Ренат Мистахов, «Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры
Михаил Подгорнов, «Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» АҖ Профсоюзлар ассоциациясе рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев