Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2017 елны исән каршы аласыгыз килсә

Елның иң матур һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе - Яңа ел җитәргә дә санаулы гына вакыт калып бара. Менә озак та үтмәс урман күрке чыршылар өйләребезгә кунак булып керер.

Чыршы бәйрәмнәре башланыр. Бәйрәм булгач бәйрәм инде, рәхәтләнеп ял итәсе, күңел ачасы, төрле ялтыр-йолтыр шартлаткычлардан аттырып каласы килә. Шуңа күрә алдан сак­ланмасаң, бу чорда күңелсезлекләр дә еш чыга. Утлы уенчыклар алар хәтәр, хәтта өлкәннәрнең дә кулын пешерә ала. Узган елларны искә төшереп алыгыз, аз булдымы андый хәлләр? Яңа елда күңел ачып рәхәтләнеп ял итәсе урында, дәваханә койкасында аунаучылар да булмады түгел. КЧСның соңгы утырышында нәкъ менә шуларга басым ясалды да инде.
МЧС хезмәткәрләре кисәтүенчә, чыршы бәйрәмнәрен оештырыр алдыннан эшне янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр билгеләүдән башларга кирәк. Бу бик мөһим. Әлбәттә инде, бинага кагылышлы таләпләр тагын да катгыйрак. Бәйрәм узасы урын бинаның икенче катыннан да югарырак, тәрәзәләрендә рәшәткәләр булмаска тиеш. Запас ишекләр турында әйтеп тә торасы түгел. Электр гирляндаларының һәм иллюминацияләрнең ярашлы сертификаты булуы да шарт. Бу бинада янгын сүндергечләр куела, эвакуация планы булдырыла. Болар бик баналь булып күренсә дә, монда иминлегебезне онытырга ярамый. Кеше гомерен берни белән дә бәяләп бетереп булмый. Боларга өстәп шуны да языйк: чыршыны аерым состав белән эшкәртелмәгән марля һәм мамык белән бизәргә, пиротехника, ачык утлы әйберләр һәм шәм кулланырга ярамый. Залда кешеләр саны нормадан артмаска тиеш.
Ә менә пиротехникага килгәндә, монда да гади генә түгел. Сатып алынасы фейерверкларның сертификаты, җитештерүчесенең адресы һәм телефоннары булу мәҗбүри. Болар сыйфат һәм иминлеккә гарантия. Фейерверкларны рәсми урыннардан инструкциясе белән сатып алу шулай ук бик мөһим шарт булып тора. Пиротехник әйберләрне 18 яшькә кадәрге кешеләргә кулланырга рөхсәт ителми. Аның янында тәмәке тартырга, бинада аның белән эш итәргә, ыргытырга, кулда тотып кабызырга ярамый. Тимер юллар, нефть һәм газ, югары вольтлы электр үткәргечләр, ягулык матдәләре сакланган биналар, корылмалар янында, балконда, өй түбәләрендә, стадионнарда, кешеләр күп җыелган урыннарда пиротехника куллану тыелган. Монда инструкция буенча эш итү зарур. Шулай иткәндә генә иминлегебез куркыныч астына куелмас. Бәйрәм бәла-казалары белән түгел, ә аллы-гөлле салютлары белән истә калсын дисәгез, югарыда атаганнарны үтәргә онытмагыз.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев