2017 елда Ураза гаете һәм Корбан гаете көннәре билгеле булды
ТР Президенты Р.Миңнеханов "2017 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен уздыру көннәрен билгеләү турында" Указны имзалады дип яза Татар-ислам.
"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" ТР Законының I статьясы нигезендә ТР Президенты түбәндәге карарны чыгарган.
Ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2017 елның 25 июнен Ураза бәйрәме башлануга туры килә торган көн итеп игълан ителә.
Ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2017 елның 1 сентябрен Корбан бәйрәме башлануга туры килә торган көн итеп игълан ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев