Автомобильдә куркынычсызлык каешына бәйле проблемалар туарга мөмкин, ди җитештерүче.
"Тойота Мотор" заводы 2005 елның 15 декабреннән 2013 елның 23 августына кадәр сатылган 139,6 мең Toyota RAV4 автомобилен кире кайтара. Аларда куркынычсызлык каешына бәйле проблемалар туарга мөмкин, дип хәбәр итә tatar-inform.ru Росстандарт сайтына сылтама белән.
"Тойота Мотор" әлеге категориягә кергән машина хуҗаларына хәбәр тарата. Шулай ук машина ияләре үз автомобильләренең VINын сайтта бастырылган исемлек белән чагыштырып, ремонт ясату өчен якындагы дилерлык үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Ремонт бушлай ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев