Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

20 сентябрьдән дистанцион укуга күчәләрме - юкмы?

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында сентябрь уртасыннан мәгариф учреждениеләре дистанцион укуга күчәргә мөмкин дигән имеш-мимешләргә җавап бирделәр.

Татарстан мәктәпләре 20 сентябрьдән дистанцион укуга күчәргә планлаштырмый, дип хәбәр итте ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина, бу хакта имеш-мимешләргә аңлатма биреп.

"Без бу булмас дип ышанабыз. Бүген бернинди планнар да юк. Иң мөһиме, безнең сентябрьдә ябылачагыбыз турында әйтү өчен ниндидер алшартлар да юк ", - диде спикер. Ул өстәп әйткәнчә, укытучылар һәм министрлык мәктәпләрдә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барысын да эшлиләр.

Шулай ук, спикер биш көнлек уку атнасы һәм шимбә көннәрендә онлайн-укулар кертү идеясен дә шәрехләде.

" Дистанцион шимбәгә һәм биш көнлек укуга күчү турында бердәм план юк. Әгәр дә мәгариф учреждениесендә уку планына зыян китермичә шундый мөмкинлек һәм ихтыяҗ бар икән, алар моны эшли ала ", - дип билгеләп үтте Әсадуллина.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, мәктәпләрдә керү фильтры, термометрия, ОРВИ симптомнары булган балалар өчен билгеләнгән аерым урын булу, җилләтү һәм башка чаралар мәҗбүри булачак. Республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләре 1 сентябрьдә балаларны кабул итәргә әзер, дип ышандырды Әсадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев