Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

20 көн эчендә штрафның яртысын түләргә була, әгәр...

Фото һәм видеофиксация җиһазлары белән юл йөрү кагыйдәсен бозу очраклары буенча чыгарылган административ эш карары физик һәм юридик затларга электрон почтага шул ук көнне җибәрелә.

Бу хезмәтне активлаштыру өчен Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүлек Ленин урамының 70нче йортында урнашкан, 9нчы «Административ практика» кабинеты. Анда гариза-килешү бланкы тутыру өчен: физик затларга транспорт чарасын теркәү кенәгәсе һәм ИНН күчермәсе; юридик затларга - юридик зат турында белешмә һәм транспорт чарасы документлары кирәк булачак. Гариза бланкларын ЮХИДИның үзеннән, яисә www.gibdd.tatarstan.ru сайтына кереп алырга була.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 1 гыйнварыннан административ хокук бозулар турында Кодекска үзгәреш­ләр кертелде. Кодекс буенча штрафның яртысын штраф турында карар чыккач 20 көн эчендә түләргә була. Әгәр дә автомобиль хуҗасы карарны почта аша көтсә, ул 20 көн срокны кулыннан ычкындырырга мөмкин. Яңа электрон хезмәт штрафларны вакытында ачык­лау һәм түләү өчен уңайлы булсын өчен каралган.
Сәхифәне Әлфия Зыякаева, Лилиана Куликова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев