Яшәеш
20 градуска кадәр җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 5 октябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, төнлә явым-төшем көтелми, көндез республиканың төньяк районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшү ихтималы да бар. Көн дәвамында көньяктан талгын җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 4-9, көндез 15-20 градус җылы булачак.
Чыгаганк - Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев