Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2 сентябрьдә полициянең патруль-пост хезмәте оешуга 99 ел тула

Полициянең патруль-пост хезмәте җәмәгать тәртибен саклауда һәм хокук бозуларга каршы көрәштә мөһим звено булып тора.

Аның турында беренче телгә алулар Россия империясендә 1811 елның июлендә «Эчке сак турында нигезләмә» игълан ителгәч барлыкка килә. Ә «полициянең пост хезмәте» төшенчәсе беренче тапкыр 1838 елда Император Николай I тарафыннан расланган «Башкала полициясе турында нигезләмә»дә очрый.

Патруль-пост хезмәте хокукый статусын 1923 елның 2 сентябрендә ала, ул чакта РСФСР НКВДның 4нче номерлы Үзәк административ идарәсе боерыгы белән «Пост милиционеры инструкциясе» раслана, анда пост хезмәте һәм милиционер бурычлары турында гомуми нигезләмәләр күрсәтелә.

Күкрәк билгесе булган ак форма һәм милиция таягы патруль-пост хезмәте хезмәткәрләренең аерып торучы билгеләре булган. Аларга урамнарда, бакчаларда, паркларда һәм башка җәмәгать урыннарында тәртип саклау йөкләнә.

Һәр тарихи чорда хезмәт Эчке эшләр органнарының уртак бурычларын да, заман шартлары кушканны да үтәде. Бүген аның составына кинология һәм кавалерия бүлекчәләре, туристлык полициясенең махсус бүлекчәләре керә.

Ветераннар әлеге хезмәтнең үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә - алар яңа буынга үзләренең профессиональ тәҗрибәләрен, осталыкларын һәм белемнәрен тапшыра.

Полициянең патруль-пост хезмәте шәһәрләрдә һәм башка торак пунктларда, тимер юл, һава һәм су транспорты объектларында җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүче төп көч булып тора. Хезмәттә 90 меңгә якын хезмәткәр эшли. Патруль нарядлары транспортның иң яңа төрләре һәм заманча техник чаралар белән тәэмин ителгән.

Ел саен полициянең патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре 62 меңнән артык җинаятьне һәм 3 миллионга якын административ хокук бозуны булдырмый кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев