Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2 миллионнан артык турист көтәбез

Казанга 2015 елда 2,1 миллион турист киләчәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы элемтә һәм туризм комитеты рәисе Евгения Лодвигова җиткерде.

Казанга кунакларның узган елга караганда 15-18 %ка күбрәк килүе бездә су спорты буенча дөнья чемпионаты уздырылу белән бәйләп аңлатыла. Чемпионат 24 июльдә башланып, 16 августка кадәр дәвам итә. Һәр туристның Казанда булган ике-өч көн эчендә 10 мең сум чамасы акча сарыф итүен уйласаң, 21 млрд. сум икътисадый нәтиҗәлелек турында сүз алып барырга була.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев