Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2 яшьлек кыз күзенә тап бетергеч сиптергән

12 – 18 августта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте 934 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 562се – шәһәрдән, 372се районнан булган. 372 кешене госпитализацияләгәннәр: 253е – шәһәрдән, 119ы – районнан.

Карамалы Тау бистәсенең 2нче Тимер Юл урамында, психик яктан авыру улы кыйнап, кабыргалары сынган 44 яшьлек исерек хатын-кыз һәм баш мие селкенгән, яңак сөяге сынган 60 яшьлек исерек ир янына медиклар чакыртылган. Аларны травматология бүлегенә китергәннәр.

Дубровка авылында бармагын үзенең эте тешләгән 21 яшьлек егеткә ярдәм таләп ителгән. Зыян күрүче травмпунктка китерелгән.

Васильевоның Лагерная урамында 2 яшьлек кыз күзенә тап бетергеч сиптергән. Күзе химик пешү алган балага ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.

Северная урамында кандала агуы эчеп агуланган 40 яшьлек ирне медиклар терапия бүлегенә китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев