Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

2 яшьлек баланы хуҗасыз эт тешләгән

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 986 чакыру килгән.

Шуларның 622се – шәһәрдән, 364е районнан булган. 427 кешене госпитализацияләгәннәр: 316сы – шәһәрдән, 111е районнан.

Васильевоның Лагерная урамында хуҗасыз эт тешләгән 2 яшьлек бала янына чакыру алынган.

Медикларны Чапаев урамына ботына пычак кадалган 43 яшьлек ир янына чакыртканнар. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.

Карамалы Тау бистәсенең Беренче Май урамында бите һәм муены пешкән 47 яшьлек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.

Заикин урамында билгесез кешеләр кыйнаган 35 яшьлек хатын-кыз янына чакыру булган. Зыян күрүче травмпунктка китерелгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев