Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

19 – 25 февральгә йолдызлар фаразы

Йолдызнамә

Кучкар. Сезгә дүшәмбедән үк идеяләрегезне җайлап кына чынга ашыра башларга кирәк, аннарыга калдырсагыз берни барып чыкмаячак. Чәршәмбе фикерегезне якларга туры килер, сабыр булыгыз һәм теләгегезгә ирешерсез. Шимбә көнне көтелмәгән очрашу югалган элемтәләрне яңартырга, яңа танышлар булдырырга һәм кызыклы, файдалы нәрсәләр белергә ярдәм итәр.

Үгезбозау. Үз проблемаларыгыз эчендә кайнамагыз, тирә-ягыгызга да күз салыгыз. Үз көчегезгә ышаныгыз, чыгырыгыздан чыкмагыз. Чәршәмбе кызыклы яңалыклар һәм тәкъдимнәр шатландырыр. Җомга дуслар белән очрашу өчен шәп көн. Якыннарыгыз белән, сезнең күңел тынычлыгын ничек кенә бозарга теләсәләр дә, түземлерәк булыгыз.

Игезәкләр. Артык оялчан булмагыз. Уңай сыйфатларыгызны башкалар да бәяләсен. Шәхси һәм һөнәри тормышыгызда уңай үзгәрешләр булырга мөмкин. Хәтта фантастик планнарыгыз да чынга ашуы бар. Күп кенә проблемалар үзләреннән үзләре хәл ителер. «Зур кеше» белән якынаюыгыз бар. Шимбә – очрашу яки кунаклар кабул итү өчен шәп көн.

Кысла. Бу атнада күп кенә мәсьәләләр тыныч һәм җайлы хәл ителер. Тирәгездәге атмосфера гармония­дә һәм тынычлык бирә. Нинди дә булса юләр адым ясый аласыз – искә алып сөйләрлек әйбер булыр. Пәнҗешәмбе күптәнге эшләрне төгәлләү өчен уңышлы. Шимбә актив ял өчен әйбәт көн.

Арыслан. Күбрәк вакытыгызны гаиләгез белән үткәреп, якыннарыгызга шатлык китерегез. Үзегезгә объектив карарга тырышыгыз, бәягезне төшермәгез. Кирәкле һәм әһәмиятле эшләрегезне төгәлләгез. Сезнең хезмәт батырлыгыгызны күрерләр һәм җитәкчегез бәяләр. Шимбә дусларыгыз белән очрашыгыз, кунаклар чакырыгыз.

Кыз. Бу атнада сезгә катлаулы, әмма бик кирәкле мәсьләне хәл итү мөмкинлеге туар. Атна башында документлар белән эш уңышлы булыр. Эштә көтелмәгән борылыш булуы бар. Яңа уңышлы килешүләр, романтик танышулар мөмкин. Алданрак башланган эшләр җай гына алга барыр. Дусларыгыз сораштырулары һәм киңәшләре белән аптыратыр. Максатыгызга ирешү өчен сабыр булыгыз.

Үлчәү. Күпләп яңа кызыксынуларыгыз барлыкка килергә мөмкин, өегездә сирәк күренә башларсыз, мөгаен. Иҗади башлангычлар, физик активлык һәм сәяхәт өчен яхшы атна. Мөһим максатларның берсе – сәламәтлегегезне ныгыту һәм ял булсын. Ял көннәрегезне тынычлыкта, романтик комедияләр карап, музыка тыңлап уздырыгыз.

Чаян. Бу атнада алдагы планга гаилә белән бәйле шәхси мәсьәләләр чыгар. Тәгаен карарлар кабул иткәндә ыгы-зыгы, борчылу һәм кыенлыклар булыр мөгаен. Ләкин, яраткан кешегез белән бергә булырга мөмкинлек бирүче мөһим адымны ясарга кирәк. Яңа танышулар яңа мөмкинлекләр, файдалы тәкъдимнәр алып килер. Сезнең тирәдәгеләрегезне идеягез белән кызыксындыру һәм ярдәм табу шансы бар.

Укчы. Бу атнада яхшы перспективалар бар, ләкин ниндидер сынау үтәргә кирәк булачак. Сезнең тирәгездә иҗади һәм эшлекле атмосфера барлык­ка киләчәк. Әзергә-бәзер булмаса да, куелган максатларга ирешү мөмкин. Сезнең яхшы кәефегез авыр минутларда күпләргә ярдәм итәчәк. Атна ахырында тырышлыгыгыз өчен лаеклы бүләк алырсыз.

Кәҗәмөгез. Бу атнада җаваплылык һәм пунктуальлек күрсәтсәгез, аннары проблемаларыгызны уңышлы һәм отышлы хәл итәрсез. Яңа казанышларга кыю атлагыз. Ләкин үзегезне остаз итеп күрсәтергә тырышмагыз, чөнки тиз арада үз урыныгызга утыртырлар. Инициативагыз һәм эш сәләтегез җомга көнне бәяләнәчәк. Ял көннәрендә яңа танышыгыз белән очрашу кәефегезне төшерергә мөмкин.

Сукояр. Ашкынуыгыз­­ны басарга һәм бизнес проектларга игътибарлырак булырга кирәк. Артык ашыгу җитди финанс югалтуларга китерергә мөмкин. Атнаның икенче яртысында сезнең планнарыгызга яшерен аяк чалырга мөмкиннәр. Үз эшләрегезне җентекләп алып барыгыз, хезмәттәшләрегез белән ешрак киңәшләшегез, интригалар ясарга тырышмагыз. Җомга көнне вакыйгаларның көтелмәгән борылышы сезнең киләчәк язмышыгызга тәэсир итәчәк, әмма уңай булсын өчен, күп көч куярга кирәк.

Балык. Бу атнада сез тирә-юньдәгеләрне игелеклелек, зирәклек һәм авыр минутларда ярдәмгә килү теләге белән җәлеп итәчәксез. Ә менә эгоизм өчен җавап тотарга туры киләчәк. Пәнҗешәмбе – актив чаралар өчен уңайлы көн, эш сәләтегез сезне сөендерәчәк. Якшәмбене дуслар
арасында яки күңелле компаниядә үткәрегез. Реалист булырга тырышыгыз һәм якыннарыгыздан артык таләп итмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев