18 ноябрьдә республика буенча референдум уза
Үзсалым турында күп язабыз, аңлатабыз, сөйлибез һәм шушы акча ярдәмендә авыл җирлекләрендә башкарылган эшләр күз алдында. Хәзер без журналистлар кайсы авылга гына барсак та көзен курыкмыйча резин итек түгел, ә күнен киябез. Иң мөһим проблемаларның берсе булган юлсызлык, ниһаять, чишелә кебек.
18 ноябрьдә киләсе елга үзсалым акчасын җыю буенча җирле референдумнар узачак. Җирлек Советлары инде референдумга чыгарыласы сорауларны раслаган һәм яшәү урыны буенча пропискада булган, 18 яше тулган һәркем өчен үзсалым акчасының суммасы билгеләнгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Яшел Үзән районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Динара Маслова җиткерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел районның 7 җирлегендә референдум үткәрелми. Васильево, Карамалы Тау бистәләре, Осиново, Октябрьский, Раифа, Зөя һәм Новополька җирлекләрендә референдум узмый, шулай булгач, үзсалым акчасы җыелмый, ә акча булмагач, яшәеш өчен мөһим булган эшләр башкарылмый, проблемалар чишелми дигән сүз.
Узган ел сайлауда катнашучылар саны 50524 булса, быел ул 14736 гына. Югарыда санап киткән җирлекләр референдумда катнашмау сәбәпле, сайлаучылар саны кимегән дә инде.
– Яшәгән авылыгызның, бистәгезнең бүгенгесе, киләчәге өчен үзегездән өлеш кертергә теләмисез, ә читтән ярдәм көтәсез. Бер сумга өстәп дәүләт дүрт сум бирә иде, ә сез шул мөмкинлекне кулдан ычкындырасыз. Шулай булгач, районнан да өстәмә ярдәм көтмәгез, – дип фикерен белдерде район башлыгы Александр Тыгин.
Безнең районда үзсалым акчасы иң азы – 200 сум, ә иң күбе 700 сум итеп билгеләнгән.
200 сум – Әйшә, Норлат, Зур Ключи.
250 сум – Өтәшкә, Рус Әҗәле, Мамадыш-Әкил, Күгәй.
300 сум – Бишнә, Олы Карагуҗа, Олы Ачасыр, Олы Шырдан, Олы Яке.
450 сум – Мулла Иле.
500 сум – Акъегет, Урысбага.
700 сум – Күгеш.
Шулай ук бердәм референдум үткәрү көнендә җирле үзидарә вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар да була. Бу – Раифа, Акъегет, Әйшә җирлекләре. Барлыгы 12 кандидат теркәлгән, шуларның бишесе үз-үзен тәкъдим итүчеләр.
– Участок сайлау комиссияләре референдум һәм өстәмә сайлауларга алдан ук әзерләнә. Төп игътибар халыкка мәгълүмат җиткерүгә бирелә. Билгеләнгән вакытка чакыру кәгазьләре һәр адресатына килеп ирешәчәк. Авыру кешеләрнең өйләренә барачаклар, – дип сөйли Динара Маслова.
Яшел Үзән территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан 7 – 13 ноябрьдә алдан тавыш бирү өчен дежурлар билгеләнәчәк. Сайлаучылар җитди сәбәпләре булганда бу көннәрдә тавыш бирә ала. 14 – 17 ноябрьдә алдан тавыш бирү сайлау участокларында үткәрелә.
Бер сумга дүрт сум өстәп бирелүче үзсалым программасы авыллар өчен, әлбәттә, нык ярдәм. Һәм аннан баш тарту мәгънәсезлек. Бүгенге көндә ниндидер эш башкарганда әнә башлык эшләсен дип кенә авыл җирлегенә аударып калдыру дөрес гамәл түгел. Кешечә матур итеп яшим дисәң, үзеңнән дә өлеш кертергә кирәк. Әлеге программа шәһәрдә юк, ә шәхси секторда яшәүчеләр шат булыр иде. Ни өчен дигәндә, үз йортлары белән торучыларның да тигез юлдан йөриселәре килә. Шулай булгач, 18 ноябрьдә булачак референдумнарда катнашып, бердәмлегебезне, туган җиребезгә битараф булмавыбызны күрсәтик.
Илсөя Завилейская фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев