Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

18 июнь – медицина хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле Яшел Үзән сәламәтлек саклау хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Әлеге бәйрәм һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә.
Табиб һөнәре тулаем кешегә хезмәт итүгә багыш­ланган. Җиңел булмаган көндәлек эшегездә сез кеше өчен иң кадерле булган - исәнлек сагында торасыз.
Медицинада очраклы кешеләр юк. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, үз-үзеңне фида кылу - медицина хезмәткәрләренә хас булган кыйммәтле сыйфатлар. Сезнең эшегез - ул сокланырлык һәм горурланырлык батырлык.
Бүген олы ихтирам сүзләрен сәламәтлек сагында хезмәт иткән ветераннарга юллыйм. Лаеклы ялда булсагыз да, сез әле дә ярдәмгә килергә әзер торасыз.
Кадерле дуслар!
Сезгә яшел үзәнлеләрнең сәламәтлеге сагында торганыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Тыныч тормыш, гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек телим.
Илгиз Һидиятов,
Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенең баш табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев