Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

16нчы мәктәптә – Нәүрүз

Халык бәйрәмнәре - шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була.

Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмый, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу - танышулар шушы көннәрдә була. Бүген бездә бәйрәм - күңелле Нәүрүз бәйрәме үтте. Быел бәйрәмне шәһәребезнең балалар иҗат мәктәбе белән берләшеп уздырдык. Шунлыктан ул тагын да матуррак, күңеллерәк булып чыкты.

Иҗат мәктәбендә укучыларыбыз һәм бер үк вакытта "Сәләт-Яшел Үзән" клубы әгъзалары, үзләренең уен коралында уйнау осталыкларын (Сөнгатуллин Раниф, 9 сыйныф), шигырь сөйләү (Вохидов Булат, 4 сыйныф), җырлау (Маланьева Эльвира, 8 сыйныф) һ.б. осталыкларын күрсәттеләр.

ШБИ мәктәбенең тәрбия эшләре буенча җаваплы хезмәткәре Лотфуллова Дания Сәлимулла кызына һәм укытучылар коллективына олы рәхмәтебезне белдерәбез.


Педагог-организатор Динә Садриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев