15нче мәктәптә әдәби калейдоскоп
21 февраль – Халыкара туган телләр көне. Шушы бәйрәм кысаларында һәр елны Яшел Үзән шәһәренең 15нче мәктәптә татар, рус һәм инглиз телләрендә сыйныфтан тыш интерактив чаралар үткәрелеп килә. Мәктәп укучылары аларда бик теләп катнашалар.
Быел да мәктәпнең 5-9 нче сыйныф укучылары өчен
“Татарстан һәм Бөекбритания халыкларының авыз иҗаты”
«Proverbs, poems and songs of Tatar and British people» исеме белән аталган кызыклы уен үткәрелде. Укучылар, командаларга бүленеп, бирелгән тема буенча интерактив папкаларга татар, рус һәм инглиз халыкларының авыз иҗаты әсәрләрен тупладылар. Чара барышында балалар мавыктыргыч телләр дәрьясына чумды. Алар эшләгән арада тамаша кунакларына төрле халыкларның җыр-биюләре тәкъдим ителде. Мәктәбебез укучылары – төрле милләт балалары үзләренең туган телләрендә осталыкларын күрсәтте. Татар, рус, инглиз, таҗик телләрендә җыр, шигырь, биюләр башкарылды. Февраль патриот шагыйребез ае булганлыктан, Муса Җәлил конкурсы җиңүчеләре шигырь уку буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Төп эш тәмам булгач, һәр команда үзләренең проектларын татар һәм инглиз телләрендә якладылар һәм жюри тарафыннан югары бәя алдылар.
Чараны татар теле укытучылары Резедә Гатауллина, Роза Гаффарова, Рәмзия Әминова, инглиз теле укытучылары Алсу Амурова, Ольга Антонова бергәләшеп әзерләде. Мондый чаралар балаларны үз туган телләрен яратып, башка телләрне өйрәнеп, чит халыкларның мәдәниятын, традицияләрен хөрмәтләп яшәгәндә генә Җиребездә дуслык һәм туганлыкка ирешеп булуына ышандыра.
Римма Яннаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев