Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1,5 мең эш урынлы объект ачылды

Районыбыз территориясендә урнашкан «Зеленодольск» сәнәгать паркында Ozon күпләп сату-билгеләү үзәгенең икенче чираты төзелеп бетте.

Аны инвес­тицияләү 5 млрд сумнан артыкка төшкән. Компания киләсе елда тагын ике проектын тормышка ашырыр­га планлаштыра, өченче чиратының төзелеше инде бара.

Узган атнада әлеге зур резидентларның берсе булган Ozon бүлү үзәгенең әзер – икенче чираты ачылу тантанасы булды, анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рес­публика җитәкчесе компаниягә Татарстанда киң күләмле инвестиция проектларын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, төбәктә электрон сәүдә югары темплар белән үсә, шулай ук Татарстан клиентларына хезмәт күрсәтү сыйфаты күтәрелә. Татарстаннан 8 мең оешма продукцияне Ozon системасы аша сата.

– Ozon – «Зеленодольск» сәнәгать паркының иң эре резидентларының берсе. Бүген без фулфилмент үзәгенең икенче чиратын эшләтеп җибәрдек, өченчесе төзелә. Болар барысы да яңа эш урыннары, салым керемнәре һәм тулаем районның социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсен күтәрү. Бүген ТОСЭР резидентлары булып 25 компания тора, 11 меңнән артык эш урыны булдырылган. Фулфилмент-үзәк төрле категориядәге 10 млн товарны урнаштыруны тәэмин итәчәк, ә объектта 1500 кеше эшләячәк. Яшел Үзәннән сатып алучыларга көн саен 200 мең посылка җибәрелә, ә сезонның иң югары ноктасында – 345 мең. Өченче чиратны эшләтеп җибәргәннән соң объектның мәйданы тагын 2 тапкырга артып, 84 мең квадрат метрга җитәчәк, – диде Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев