Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

15 яшьлек малай фастфуд ашап сукырайган

Ул гына да түгел, күптән түгел егет начар ишетә башлавыннан да зарланган.

Британиядә яшәүче бер яшүсмер чипсы һәм сосиска гына ашап торуы аркасында сукырайган.

Яшүсмер ун ел дәвамында үзенчәлекле диетада утырган. Ул яшелчә, җиләк-җимештән тулысынча баш тартып, чипсы, сосиска, фри бәрәңгесе кебек ярымфабрикатлар гына ашап торган. Ахыр чиктә, 15 яшьлек малай күзе начар күрү, колагы начар ишетүдән зарлана башлый.

Табиб малайга В12 витамины кадатырга, туклану рәвешен тулысынча үзгәртергә куша. Ләкин яшүсмер бу сүзләргә колак салмый, элеккечә үк үзгә диетада утыра. Ике елдан исә ул тулысынча сукырая. Хәзер егеткә 19 яшь. Ул төрле витамин һәм минераллардан торган дарулар эчә башлаган.

Табиблар исә: «Хәзер инде дару эчүдән файда юк. Фастфуд кына ашап яшәгән егетнең күз нервы шул дәрәҗәдә эштән чыккан ки, хәзер инде ул гомерлеккә сукыр калачак», – ди.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев