Җир шарында халыкара тәмәкегә каршы көрәшнең, хәтта ике көне бар: Бөтендөнья тәмәкесез көн (31 май) һәм Халыкара тәмәкедән баш тарту көне (ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә билгеләнә). Бу даталарның беренчесе 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан беркетелсә, икенчесен аннан да алда - 1977 елда американың онкология җәмгыяте билгели.
Статистика буенча, Россиядә һәр унынчы хатын-кыз тәмәке тарта, ә 50-60% ирләр - аннан башка яши алмый. Сәламәтлек саклау оешмаларының ничек кенә тырышуына карамастан, тартуын ташлаучылар бик аз. Аларны хәтта үлем дә куркытмый. Тәмәке төтене китереп чыгарган бихисап авырулар ел саен миллионга якын россияленең гомерен өзә. Бу - СПИД, юл һәлакәтләре һәм авыр наркотиклардан «китүчеләр»гә караганда бик күпкә артык.
Ел саен тартуның зарарын аңлатуга, тәмәкегә бәйлелектән котылуның яңа методларын булдыруга һәм булганнарын халыкка җиткерү өчен искиткеч күләмдә акча тотыла. Шуның белән беррәттән, табак индустриясе, кешеләрне үз продукциясен кыйммәтрәк һәм ешрак куллануга котырту өчен, миллионлаган сум акчасын түгә. Тик бер яктан бу начар гадәттән баш тартырга өндәп, икенче яктан кызыктырып, бу яман чирдән котылып булмас шул...
Тәмәке төтенендә 3000 төрле химик катнашма булуы үзе үк аның зарарына дәлил булып тора. Тартучының тәүлек нормасы - 20 сигаретта 130 мг никотин бар. Моннан тыш, аның составына тагын йөзләгән агу керә: цианид, мышьяк, синиль кислотасы, ис газы һ.б. Табак төтенендә тагын 60 бик көчле концероген: бензоперин, хризен, дибензпирен кебек агулар, баш миенә җимергеч йогынты ясаучы нитрозаминнар һәм полоний, кургаш, висмут һ.б шулар кебек радиоактив матдәләр бар. Бер ел эчендә тартучының сулыш юллары аша 81 кг дегет уза, аның берникадәр өлеше үпкәләргә утыра. Күз алдыгызга килдеме инде, фәлән бәягә үзегезгә нинди агу сатып алып яшәгәнегез! Уйланырлык нәрсәләр бар монда... Иң беренче чиратта сәламәтлегегез һәм тиз арада начар гадәттән котылу турында, әлбәттә!
Рифат Хәбибуллин, Осиново:
- 4нче сыйныфта укыганда ук тәмәке белән шаяра идем . 40 елдан бирле төтен суырам. Бик ташлыйсым килә, булмый. Моннан 20 ел элек, каты авырганнан соң, 8 ай тартмадым. Ташла гына инде шуннан, юк! Нинди шайтан котырткандыр, зарарын белә торып, кабат башладым. Барлык ихтыяр көчемне җыеп, тагын бер «попытка» ясап карарга исәп.
Айрат Шаһидуллин, Олы Яке:
- Тарта идем, бер матур иртәдә балыкка бардым. Саф һава, искиткеч табигать - ә мин төтен суырып утырам. Үземә дә әллә ничек булып китте. Үз-үземә: «Ну, Айрат, егетме син, түгелме?!» - дип, шунда соңгы сигаретны тарттым. Хәзер күкрәк тутырып сулыш алам, бик рәхәт! Башкаларга да ул кирәкмәгән гадәтләрен ташларга киңәш итәр идем. Берәү анда тәмәкегә дигән акчасын җыеп, ял йортына барып кайткан, ди. Кыйммәт бит.
Кардиолог, Васильево дәваханәсе баш табибы Рәис Фәсаховның үз гомерендә тәмәке тартып караганы булдымы икән?
- Яшермим, мәктәптә укыганда бер-ике тапкыр сыйныфташларым белән тәмәкене суырып, шаярып караганым булды. Тартасы килә дигән уй башыма да килмәде. Әтием гомере буе тартты, ташлый алмады. Үпкә яман шешеннән авырый башлагач, ташларга туры килде, ни кызганыч, шушы авырудан китеп тә барды.
Нет комментариев