Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

14нче лицей укучылары - WorldSkills Russia төбәк этабы призерлары

Чемпионат бер атна дәвам итте. 22 ноябрьдән 26сына кадәр токарь һәм фрезер эшләре буенча ярышлар узды. 29 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр «производствода команда эше» номинациясендә ярыштылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 14нче лицей укучылары призлы урыннар яулады.

8Б сыйныф укучыларыннан торган команда - Роман Кузьмичев, Әмир Мусин, Максим Никитин «производствода команда эше» номинациясендә III урынны яулады

"ЧПУ белән станокларда токарь эшләре" номинациясендә II урынны 9Б сыйныф укучысы Денис Борисов алды.

"ЧПУ белән станокларда фрезер эшләре" номинациясендә 8А сыйныф укучысы Илдар Шаһидуллин җиңүче булды.
Ул Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керде. Апрель аенда Илдар Комсомольскка сайлап алу ярышларына барачак.

 

- Мин чемпионатка ике атна әзерләндем. Минем бурыч иде сызым ясау, һәм аның буенча станокта фигура ясау иде. Мин үземнең җиңүемә шат һәм мәктәпкә һәм укытучыма чемпионатта катнашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәм, - дип шәрехли үз чыгышын Илдар Шаһидуллин.



Балаларны ОБЖ һәм технология укытучысы Сергей Куванов әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев