Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

14нче лицей 60 еллык юбилеен билгели

Яшел Үзәндә 1963 елның сентяб­рендә беренче укучылары өчен үз ишекләрен ачкан 14нче лицей 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Котлаулар, изге теләкләр, хатирәләр, җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәм бер сулышта узды.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хезмәт юлының тәүге елларын озынайтылган көн группасында нәкъ менә биредә башлый.

«Нәни балаларга тактаны рәсемнәр белән бизәкләп куйганым бүгенгедәй хәтердә. Барысы да күңел түрендә матур бер хатирә булып сак­лана. Шуңа да, бу күркәм юбилейга килмичә булдыра алмадым», – диде ул бәйрәм белән котлап.

Бүгенге көндә лицейда 52 укытучы укучыларга белем бирә, күбесенең педагогик стажы зур.

– Без быел 11 млн сумлык грант оттык, икенче уку елында пилотсыз аппаратлар буенча укыта башлыйбыз. БДИны 100 баллга тапшырып, Россиянең иң яхшы уку йортларында белем алучы укучыларыбыз белән горурланабыз. Бүгенге көндә имтихан бирүче чыгырылыш укучыларыннан да яхшы нәтиҗәләр көтәбез, – дип фикерен җиткерде лицей директоры Ольга Купоросова.

Юбилей белән район һәм шәһәребезнең предприятие җитәкчеләре дә котлады. Мәсәлән, POZIS уку йортының иң яхшы педагог­ларын рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте һәм «Волга» шифаханәсенә юлламалар тапшырды.

«ПОЗиС» Яшел Үзәннең 14нче лицее белән 45 елдан артык нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. 2021 елдан уку йорты Ростех дәүләт корпорациясе патронажы астында «Оборона предприятиеләренә ярдәм итү лигасы» ассоциациясенең тулы хокуклы әгъзасы булып тора. Предприятие мәктәпнең уку-материаль базасын модернизацияләүдә сис­темалы рәвештә ярдәм күрсәтә, югары уку йортына кергәндә максатчан юнәлешне тәэмин итә, укучылар өчен предприятие тарафыннан стипендияләр һәм белем бирү грантлары формасында ярдәм күрсәтә. Мәгариф кластеры кысаларында 14нче лицейда 2012 елдан технология (инженер) сыйныфы эшли.

Бүгенге көндә лицейда спорт залы ремонтлана, шулай ук ашханә дә яңартылачак, асфальт юлы да тигезләнер дип өметләнәләр. Алга таба да укытучыларның һәм укучыларның югары уңышларына сөенергә язсын.

Юбилей котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев