Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

14 мартта Зөя утрау-шәһәрендә Май чабу бәйрәме узачак. Кунаклар өчен зур программа әзерләнгән

Бәйрәм 12.00 сәгатьтә «ВЕРЕС» фольклор ансамбле, Гармун такмаклары, бию һәм Май чабу карачкысы чыгудан башлана.

Кунакларның "Балта боткасы"ннан авыз итә ала, коймак әзерләү буенча кулинария мастер-классында катнашу мөмкинлеге булачак. Шунда ук зур әйлән-бәйлән, урта гасырлардагы сугышлар, баһадир уеннары, халык базары, һөнәрчелек ярминкәсе, традицион халык уеннары һ. б. оештырыла.

Бәйрәм 16.00 сәгатьтә ут тамашасы һәм Май чабу карачкысын яндыру белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев