14 мартта авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Фото: редакция архивыннан
Казанда сәүдә 14 мәйданчыкта узачак. Түбән Камада яшәүчеләр өчен өч нокта әзерлиләр, ә Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә икешәр махсуслаштырылган мәйданчык ачылачак.
«Авыл хуҗалыгы социаль йөкне үз өстенә ала, халыкны мөмкин булган азык-төлек белән тәэмин итә. Моңа безнең традицион ярминкәләр дә ярдәм итә», – диде министр.
Җәббаров билгеләп үткәнчә, узган ел авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 2 млрд сумнан артык продукция сатылган.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев