Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

14 - 20 декабрьгә йолдызнамә

14 декабрь – яңа ай. Физик һәм акыл хезмәтен киметегез.

Иртән һәм көндез, яңа планнар корыгыз, хыялланыгыз. Һөнәри эшчәнлеккә килгәндә, бөтен яктан да уңай чор. Коллективтагы хәлләр һәм җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр күпкә иреклерәк, ә йөкләмәләр кызык лы булачак.

15-20 декабрьдә – үсә торган ай. Яңарыну вакыты. Эш эзли башларга, эшлекле тәкъдимнәрне карарга, шәхси һәм мәхәббәт мәсьәләләрендә актив адымнар ясарга мөмкин.

Кучкар (21.03-20.04) Үзлегеңнән башкарырга туры киләчәк күп кенә эш сораулары туа. Кызмагыз һәм ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Сез теләсә нинди проблеманы хәл итә һәм эшне вакытында башкара аласыз. Зур сатып алулардан әлегә тыелырга кирәк.

Үгезбозау (21.04-20.05) Энергиягез ташып торыр һәм һәрнәрсәдә яхшы нәти җәләргә ирешә алачаксыз. Читтән вәгъдәләргә артык өметләнмәгез. Яраткан кеше белән мөнәсәбәтләрдә күңелле сюрпризлар көтә. Парсызлар үз ярларын очратырга мөмкин.

Игезәкләр (21.05-21.06) Һөнәри эшчәнлек өчен уңайлы чор. Килешүләр төзергә һәм сөйләшүләр алып барырга мөмкин. Хәзер сез ирекле хәрәкәтләргә ия һәм белгәнегезне үзегезчә файдаланырга сәләтле. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрне ачыкламагыз – соңгы сүз сезнеке булмаячак.

Кысла (22.06-22.07) Сезгә хезмәттәшләрегез яки танышларыгыз ярдәме кирәк булачак һәм сез аны һичшиксез алачаксыз. Сөйләшүләр һәм килешүләр төзү белән бәйле эшләр аеруча перспективалы. Шулай ук, мәхәббәт өчен дә уңай атна. Яңа кызыклы танышулар булырга мөмкин.

Арыслан (23.07-23.08) Әгәр бу атнада кирәкле кеше белән килешә алмасагыз, сүзне беркадәр вакытка кичектерегез. Карышсагыз – конфликт озакка сузылыр. Җитди йөкләнешләрдән качыгыз.

Кыз (24.08-22.09) Көчегезне саклагыз һәм стресслы хәлләрдән сакланыгыз. Хәзер сез үпкәчел, ачулы булырсыз. Теләсә нинди вак-төяк тә сезне чыгырдан чыгарырга сәләтле. Үз энергиягезне уңай юнәлешкә җибәрегез. Рәхәтлек китерә торган эшләргә күбрәк вакыт бирегез.

Үлчәү (23.09-23.10) Хәзер сезнең тирәгездә кызыклы идеяле һәм тәкъдимле кешеләр барлыкка килергә мөмкин. Алар ярдәмендә сез тормышның белмәгән яклары белән танышырсыз. Очрашулар, сөйләшүләр, эшлекле кәгазьләргә кул кую уңышлы узарга тиеш. Проблемаларның бер өлешен дусларың, танышларың яки яраткан кешең ярдәмендә хәл итәргә мөмкин.

Чаян (24.10-22.11) Финанс мәсьәләләрендә аеруча сак булыгыз. Җиңел акча эшләргә тәкъдим итүче кешеләрдән ераг рак торыгыз. Атна, гаилә белән бәйле булмаган күңелле бүләкләр әзерләргә мөмкин. Яңа танышу бик перс пективалы булырга охшаган.

Укчы (23.11-21.12) Үз-үзеңне һәм хисләреңне аңлау, яхшы дулкынга яту өчен уңай атна. Әгәр туганнар яки дусларыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ булса, кире какмагыз. Сүзегез яки эшегез белән ярдәм итәр өчен барын да эшләгез. Кылган яхшылык һәрвакыт үзеңә кайт канын онытмагыз.

Кәҗәмөгез (22.12-20.01) Партнерларга яки кул астындагыларга югары таләп ләр куймагыз, әмма үз бурычларыгызны да чит җилкәләргә салмагыз. Килеп туган сораулар һәм гади булмаган эшләрне сезнең үзегезгә караганда яхшырак хәл итә алулары икеле. Шәхси фронтта барысы да уңышлы килеп чыгачак.

Сукояр (21.01-20.02) Сез арыган. Тискәре хис-кичерешләрдән һәм артык зур физик йөкләнешләрдән качыгыз. Дөрес тукланырга, күбрәк йок ларга һәм саф һавада, күңелле кешеләр компаниясендә ешрак булырга тырышыгыз. Сезнең эшегез булмаганны үз өстегезгә алмагыз.

Балык (21.02-20.03) Бу атнада сез үз планнарыгызны актив рәвештә тормышка ашырачаксыз. Мөгаен, сездә кызык лы идеяләр һәм күптән борчыган сорауларга көтелмәгән җавап лар туар. Бу – дәвамлы мәхәббәт мөнәсәбәтләре булдыру һәм ныгыту өчен уңай чор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев