Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

14–18 яшьлек балаларның банк картасы чыгымнарын әти-әниләре күзәтә ала

2026 елның 1 июленнән башлап, 14–18 яшьлек балаларның әти-әниләре яки опекуннары аларның банк карталары буенча чыгымнар турында мәгълүмат сорап ала ала.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Элек банклар бу серне баланың үзеннән башкага сөйләми иде, хәзер исә кагыйдәләр үзгәрде.

Хәзер әти-әни, баланың аерым счеты булса да, аның барлык сатып алуларын, күчермәләрен һәм чыгарып алуларын белеп тора ала. Бу мөмкинлек аларга балаларының акчасын күзәтергә, шикле гамәлләрне тизрәк күрергә һәм ялганчылардан сакларга ярдәм итәчәк.

Әмма исегездә тотыгыз: банклар әти-әниләргә автомат рәвештә хәбәр итми. Мәгълүматны алу өчен, банкка гариза бирергә кирәк. Бу яңалык бары тик сорау буенча гына эшли.

Бүген күп яшүсмерләр үзләре эшли, акча таба һәм банк счетлары  ача. Яңа тәртип ата-аналарга балаларның финансларын тынычрак күзәтергә, ә балаларга – акчалары белән  дөресрәк идарә итәргә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев