13 октябрьгә һава торышы. Татарстанда - шторм кисәтүе!
***
Фото: редакция архивыннан
13 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк.
Төнлә районыбызда һава температурасы +5..+8˚, көндез +6..+10 градус булачак.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 12 октябрь көнне төнлә һәм көндез җилнең тизлеке 15-17 м/ска кадәр җитәргә мөмкин дип хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә:
* Урамда сак булыгыз.
* Машиналарны нык булмаган конструкцияләр һәм реклама щитларыннан ерактарак калдырыгыз.
* Электр тапшыру линияләре янында басып тормагыз.
Игътибарлы булыгыз һәм үзегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев