13 мартта Казан Экспода Республика ифтары узачак
Республика ифтары 13 мартта Казан Экспо Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Анда 10 мең кеше катнашыр дип көтелә.
Казанда ифтарлар 49 мәчеттә үткәреләчәк. Ифтарга барырга теләүчеләр алдан ук язылырга мөмкин.
2026 елда мөселманнар өчен изге Рамазан ае кояш баеганнан соң 18 февральдә башлана, уразаның беренче көне 19 февральгә туры киләчәк.
Ураза 29 көн дәвам итәчәк һәм 19 мартта тәмамланачак, шуннан соң 20 мартта Татарстанда Ураза гаете билгеләп үтеләчәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев