13 август көненә һава торышы
Бүген, 13 август көнне республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар явачак, ә көндез һәм кичен яшенле яңгырлар булырга мөмкин.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк. Көндез һәм кичен аерым урыннарда җилнең тизлеге 15–17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +11…+16˚ градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +18…+23˚ градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев